Напоминание

Китапханә дәресе "Китап - безнең дустыбыз"


Автор: Миннибаева Рамзия Гарафутдиновна
Должность: библиотекарь
Учебное заведение: МБОУ "Апазовская СОШ"
Населённый пункт: РТ Арский район село Апазово
Наименование материала: Классный час
Тема: Китапханә дәресе "Китап - безнең дустыбыз"
Раздел: среднее образование





Назад




Арча районы Апаз урта мәктәбе Китапханә дәресе
«Китап - безнең дустыбыз»
Китапханәче: Миннибаева Р.Г.
2014– 2015 уку елы
Максат
: укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап турында белемнәрен тирәнәйтү һәм гомумиләштерү
Җиһазлау
: китап күргәзмәсе; «Китап галим-телсез мөгаллим » плакаты;китап күргәзмәсе, слайдлар.
Дәрес барышы:

Китапханәче
: Китап – киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең, Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны. Көн дә укы син аны: Китап-якын дустың ул, Синең сорауларыңа Җавап биреп торсын ул!

Укучылар без бүгенге китапханә дәресендә китаплар турында сөйләшербез. Кешеләргә китаплар ни өчен кирәк? Китаплар нинди булалар? Бүгенге компьютер, аудио-видеоаппаратура заманында китаплар нинди урын алып тора? Китап турында матур сүзләр әйтмәгән бер генә язучы, шагыйрь дә юктыр.Мин сезне кайберләре белән таныштырып китәм: “Китап, китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда”, дигән С.Хәким.Ә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай “Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым”, дип язып калдырган. Чынлап та, китаплар юл күрсәтүче йолдыз кебек бит, яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга, уйланырга, нәтиҗә ясарга өйрәтәләр. Сезнең китапларга карашыгыз нинди? Сезнең өчен китап нәрсә ул? Укучыларның җаваплары (Китап укып бөтен дөньяны танып белеп була. Китап-синең киләчәгең. Китап безне укытучылар белән тигезлектә укыта)..
Китапханәче:
Сез нинди матур фикерләр әйттегез. Кулыма китап алу белән мин үземне бүтән бер дөньяда итеп сизә башлыйм. Элек компьютерлар булмаганда, телевизор да берничә генә канал күрсәткәндә без дөньяны китаплар аша танып белдек. Хәзер барысы да башкача, күпләр китап укымый башлады. Чөнки мәгълүматны башка җирдән дә алып була бит. Әйтегез әле, болар белән китапның дәрәҗәсе төштеме? Укучыларның җаваплары.
Китапханәче:
Китап-алыштыргысыз дус. Аны укыганда, язучы белән сөйләшәсең кебек тоела.Ә иң мөһиме, китаплар безнең үзебезне ачарга ярдәм итә, дөньяга карашны үзгәртә. Безнең тылсымлы, ягымлы дустыбыз буларак, китап безне гаҗәеп һәм мавыктыргыч дөньяга алып керә, җир һәм космос турында, туган илебездәге һәм башка илдәге балалар тормышы турында сөйли, күренекле кешеләр белән таныштыра. Китап укыган саен сез акыллырак, көчлерәк, ягымлырак була барасыз. Балалар, сезнең нинди китаплар укыганыгыз бар? Укучыларның җаваплары.

Китапханәче:
Әйе, китап укыган саен үзеңә нинди дә булса яңалык ачасың. Ә хәзер кечкенә конкурс: сез китап турында нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез. Кем күбрәк әйтә, шул җиңүче була. Китап-белем чишмәсе. Уку күңел нуры, укымый калган- кеше хуры. Гыйлем акчага килми,тырышлык белән килә. Китапсыз өй-ишәк абзары. Китапның белмәгәне юк.. Китапларның үзләренең яши торган өйләре дә бар. Ул өй ничек дип атала? (китапханә) Киштә башында төпле төргәк, Аңа һәр өйдә хөрмәт, Һәркемгә дә иң кирәк. Бу табышмакның җавабы ничек булыр?
Китапханәче:
Китаплар да төрле-төрле булалар. Беренче китаплар нинди булганнар? Алар моннан 500 еллар элек барлыкка килгәннәр. Бүген без үткәнгә кире кайтып беренче китаплар һәм китапханәләр белән танышырбыз. (Слайдлар карау) Мәскәү шәһәрендә бик кызыклы китапханә бар. Анда төрлә китапларны күрергә була: кечкенәләрен дә, почта маркасы зурлыгындагысын, бер метрдан да биек булган дәү китапларны да. Андагы иң озын китап - кытай словаре, ә иң калын китап - инглиз сүзлеге 8 мең биттән тора. Бу китапханәнең китап киштәләренең гомуми озынлыгы 300 км. җитә. Китапханә - Россия дәүләт китапханәсе.
Иҗади эш.
өстәлдә кәгазь, төсле карандашлар, фломастерлар. Һәр укучы 10 минут эчендә әдәби китаплар, дәреслекләр, методик әдәбият китаплары торган киштәләргә кую өчен плакат-күрсәткечләр ясарга.(Китапханәче күрсәтмәсе нигезендә)
Китапханәче:
Хәзер, үзегезгә ошаган, яратып укыган китапларыгызны әйтегез.
Китапханәче:
Сез күп китаплар атадыгыз. Әйе, китаплар бик күп. Аларның барысын да укып чыгу өчен безнең гомер генә җитми. Бар шундый китаплар, алар күп гасырлар буе укылалар. Китапларны саклап тотарга кирәк. Балалар, күп гасырлар буена күп кешеләр яратып укый торган китаплар ничек дип атала? (Классика)
Китапханәче:
Безнең илебез бөтен дөнья яратып укый торган классик язучылары булу белән горурлана. Без дә аларны укырга тиешбез. Китапханә киштәләрендә күп китаплар үзләренең укучыларын көтеп яталар. (Фикер алышулар)
Иҗади эш.
Һәр укучы китап турында кызыклы итеп биш җөмлә язып бирә.
Китапханәче:
китапханә дәресен: “Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерер, шуның өчен зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр ни кадәр арык булсалар да акыллары симез, ә йөзләре мәхәббәтле булыр ” дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә.
Файдаланылган әдәбият:  А.К.Зиннуров, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов Тәрбия тәгълиматы, казан, 2006-345 бит.  Халык афоризмнары, 1 нче китап, Казан, 2002-104 бит.  Р.Фәхреддин мирасын укыту-файдалану процессында файдалану, Казан, 2006-194 бит.  Тәрбия газетасы, №5, 2008 ел. Горурлан, Арчам, талантлы кызың белән! Горурлан син, Арчам, халкың синең Милләтне дә, телне дә саклар. Роза Шәйхетдинова. Утыз елдан артык гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, хезмәт ветераны, үзешчән шагыйрә Роза апа Шәйхетдинова Арча шәһәрендә яши. Мин аны ,якташыбыз буларак, Мөхәммәт Мәһдиев музеена очрашуга чакырдым. Очрашуда Гөберчәк һәм Сикертән мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылыбыз өлкәннәре, Роза апаның авылдашы , ветеран укытучы Наилә Динмөхәммәтова, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Ришат Камаловлар катнашты. Бүгенге көндә шагыйрәбезнең өч китабы дөнья күрде: “Язмыш ачысы”, “Гомер агышлары”, “Күңелем чишмәсе”. “Шигырьләрем – күз нурларым, Күңелем җимешләре...”- дип яза Роза Шәйхетдинова . Әйе, күңелеңдә аклык булмаса , хисләр дулкыны ташып чыкмаса , дөньяга шигырь тумыйдыр ул. Шигырь язу сәләте Роза апага кечкенәдән бирелгән. Ул Арча районы Чөмә-Елга авылында туып үсә. Әтисе Вагыйз абый Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ятимлек ачысын татып үскән кыз гомере буена әтиле гаиләләргә кызыгып яши. Гаилә корып, өч кыз баланы дөньяга тудыргач та, язмыш аны аямый, бик иртә тол калдыра. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган Роза Шәйхетдинованың шигырьләрендә дә сагыш-моң ярылып ята. Шигырьләре аша ул тылсым дөньясы булган табигатькә мәдхия җырлый, туган авылына карата горурлык хисләрен белдерә, ике яшь йөрәкнең мәхәббәт хисләрен ачып сала, хезмәт сөюче якташларын мактый, Кесмәс елгасы буена урнашкан авылларны яктырта, әниләр һәм әбиләр темасын мәңгеләштерә , челтерәп аккан көмеш сулы чишмәләрне дә онытмый. Авторның язучы М.Мәһдиевкә багышланган шигырьләре дә бик күп . Очрашу вакытында мәктәп укучылары Роза апаның күп кенә шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шул ук вакытта М.Мәһдиевкә багышланганнарын да. Мин түзмәдем, шагыйрәбезгә түбәндәге сорауны бирдем:” М.Мәһдиев белән сезнең иҗади элемтәгез бар идеме, әллә аның әсәрләренә гашыйк булып, шуның нигезендә аңа карата шигырьләр тудырдыгызмы?” Ул елмаеп кына җавап бирде: ” Мин аны Сикертән мәктәбендә укыганда беренче мәртәбә күрдем, ул безгә дәрес бирде. Аннан соң да очрашулар булды, ләкин иҗат турында бернинди дә сөйләшү булмады. Мин аның әсәрләрен бик тә яратып укыйм. Әсәрләре аша татар халкының тырышлыгын , аның җыр-моңга бай булуын күрәсең “. Музейларга багышлап та шигырь язган шагыйрәбез. Автор үзе кигән чабата, кулланган киле һәм ярма яргычлар, җиз һәм агач табаклар, өчаяк һәм табагачлар хакында “Музейларда” дигән шигырендә яза. Очрашуның кунагы Наилә Динмөхәммәтова авылдашы Роза Шәйхетдинова турында һәм аның әнисе хакында җылы хатирәләре белән уртаклашты. “Чөмә-Елга авылыннан балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрова чыгуын инде без беләбез. Бүгенге көндә өч китап авторы Роза Шәйхетдинова белән горурланабыз . Чөнки алар - гап-гади авылдан , гадәти гаиләдән. Роза ханымның шигырьләре күңелемә якын, чөнки ул туган нигез, туган туфрак , туган авыл темаларын күп яктырткан. Киләчәктә Чөмә-Елга авылы турында җыр тексты да тудырса, бик яхшы булыр иде,”-
дип үз теләкләрен белдерде Наилә Имамиевна. Роза Шәйхетдинованың кайбер шигырьләренә көй дә иҗат ителгән. Бүгенге көндә “Гөберчәк” шигыренә дә көй язылып бетү алдында. Димәк, яңадан бер җыр туа дигән сүз. Авторның әнисенең якты истәлегенә багышлап язылган шигыре бар . Ул - “Гомер агышлары” китабына кертелгән “ Ак ефәкле шәл” шигыре. “ Арча хәбәрләре” газетасының бер санында нәкъ шушы исем астында Роза апаның мәкаләсе дә басылды. Бу шигырьне укыганда тәннәр чемер-чемер килә, күңелдә ниндидер курку хисе дә туа, чөнки безнең буын ачлык-фәкыйрьлекне берничек тә күз алдына китерә алмый, ә башына төшкән кеше түзгән. Тешен кысып түзгән, соңгы бүләген дә бала хакына чыгарып саткан. Кечкенә Роза биш яшендә бик каты авырый, чөнки ашарга юк, витаминнар хакында әйтеп тә торасы юк. Хәтта кычыткан ашы да тамактан үтми аның. Әнисе бераз он һәм акча юнәтеп, баласына терелгәнче умачлы аш пешереп ашата.Ни бәрабәренә дисезме? Ире Вагыйз абыйның бердәнбер бүләге – Ак ефәк шәле бәрабәренә. Роза апа нәкъ шундый ак ефәк шәлне әнисенә бүләк итү теләге белән яши, ләкин , ни кызганыч, алып бирә алмый кала ул шәлне. Бу очрашу укучылырга зур тәэсир ясагандыр дип уйлыйм. Бердән, алар сугыш чоры баласы белән очрашса, икенчедән ,чын шагыйрәне күрү бәхетенә ирештеләр, өченчедән, аның үз авызыннан шигырьләрен тыңлау насыйп булды. Киләчәккә дә планнары зурдан Роза ханымның : өр-яңа китап бастырып чыгару, балалар өчен күбрәк шигырьләр иҗат итү. Бирсен ходай. Ә безгә , аның шигырьләрен укып ,сокланырга һәм сафланырга язсын!


В раздел образования





Благодарственное письмо. Бесплатно!