Габдулла Тукай - бөек шагыйрь
Автор: Хабибуллина Гульшат Идрисовна
Должность: учитель
Учебное заведение: Ташлиярская НОШ
Населённый пункт: Муслюмовский район, село Ташлияр
Наименование материала: конспект мероприятия
Тема: Габдулла Тукай - бөек шагыйрь
Раздел: начальное образование
Назад
Габдулла Тукай - бөек шагыйрь
(сыйныфтан тыш чара)
Максат:
1) Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
2) Укучыларның сәнгатьле сөйләм, артистлык сәләтләрен үстерү.
3) Шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту; милли үзаң, үз халкың
белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:
Г.Тукай портреты; укучыларның Г.Тукай әсәрләренә ясалган
кул эшләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе; магнитофон; Г.Тукай
сүзләренә язылган җырларның аудиоязмалары; “Г.Тукайның
тормыш юлы” презентация; Г.Тукайның иҗаты буенча интер-
актив тест “Шүрәледә кунакта”; экран; проектор.
Кичә барышы:
Әйдәгез әле бүгенге бәйрәмне кроссворд чишүдән башлыйбыз.
1. Үземне көтеп алалар, күрен –
1. Башы-тарак,
демме качалар
.(яңгыр)
Койрыгы – урак
.(әтәч)
2. Яшел чирәм өстәлдә
2. Типкән саен уйный, сикерә.
Кырт-кыр кыртлар
Җирдә бердә тик ятмый
Канатларын туплап
Һаваларда очып йөри,
Балаларын туплар.
(тавык)
Суга төшсә дә батмый.
(туп)
3. Чуар йомшак күлмәге
3. Җәен сары, кышын ак,
Тотсаң уңа бизәге.
(күбәләк)
Аңа шулай яхшырак
.(куян)
4. Соскы борын бакылдык
4. Ак кием кигән
Күп сөйләмә такылдык.
(үрдәк)
Яшел чугын элгән
.(каен)
5. Аягы юк, кулы юк,
5. Вак кынадыр үзләре,
Ишек ачуга, өй эченә йөгерә.
(суык)
Ялтырыйдыр күзләре.
(йолдыз)
6. Түгәрәк, ә ай түгел
Сары, ә кояш түгел.
Тәмле, тик шикәр түгел.
Койрыклы, тычкан түгел.
(шалкан)
7. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк - өй ясый
.(карлыгач)
8. Кем аны чишендерә,
Шул кеше яшен түгә.
(суган)
З.Эльвина “Иртә” шигыре.
Кичәдә “Бәйрәм бүген” җыры
яңгырый
.
Укытучы: Бар күңеллелек бөтен дөньяда!
Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу мин беләм...
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бүген зур бәйрәм, яраткан шагыйребез Г.Тукайның туган көне.
Тукай балаларны бик яраткан. Ул сезнең өчен бик күп шигырьләр, җырлар,
әкиятләр язган. Тукайның шигырьләрен сезнең әби-бабайлар укыган, әти-
әниләрегез ятлаган.
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән белдереп.
Х.Илнур “Иссез чәчәк” шигыре.
Г.Илсур “Ялкау маэмай”.
1)
Әкиятләр дөньсында
Рәсемнә буенча әкиятне бел
-
Су анасы
-
Шүрәле
-
Кәҗә белән Сарык
2)
Г.Тукайның биографиясе
-
Габдулла Тукай кайчан туган?
(1886 ел, 26 нчы апрель)
-
Тукайның туган авылының исемен әйтегез.
(Кушлавыч)
-
Кечкенә Тукайның кушаматы
(Апуш)
-
Татар халкы 26 нчы апрель көнне нинди бәйрәм үткәрә?
(Шигырь бәйрәме)
-
Тукайның кайсы әкиятләрен беләсез?
- Тукайның кайсы шигырьләрен беләсез?
3) Әкиятләр дөньясында
- “Шүрәле” әкиятендәге Егет кайсы авылда яши?
(Кырлай)
-
“Шүрәле”
әкиятендәге
йорт
кошларының
кайсысы
әтәчләрдән
дә
яхшырак җырлый белә?
(тавыклар)
- Су анасының тарагы нинди төстә?
(алтын)
- Юл өстендә Кәҗә белән Сарык нәрсә табалар?
(бүре башы)
- Кәҗә капчыкта ничә бүре башы бар дип әйтте?
(12)
-
Малайны куганда Су анасы нәрсәләрдән курыкты
(этләрдән)
4) Яраткан шигырьләребез
- Тукайның шигырендә Бала кайсы бөҗәк белән сөйләште?
(күбәләк)
- “Кызыклы Шәкерт” шигырендә эт баласының исеме ничек?
(Акбай)
- “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала нәрсәләр белән сөйләшә?
(Сандугач, алмагач, сыерчык)
- Бу нинди җыр?
(Туган тел)
-
Тукай шигырендәге Гали кайсы йорт хайваны белән дус?
(кәҗә)
5) “Серле сандык”
Предмет рәсемнәренә карап шигырьне яки әкиятне белергә.
Мәсәлән:
балта
- “Шүрәле” әкияте,
капчык
– “Кәҗә белән Сарык”
әкияте,
алма
– “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре.
А.Алина “Кызыклы шәкерт”.
Б.Данир “Чыршы”.
6) “Габдулла Тукай иҗатын беләсезме?”. Тукайның төрле
шигырьләреннән өзекләр укыла.
Тау башына салынгагдыр безнең авыл,
Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен,суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
(“Туган авыл”)
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер,суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белэн нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак,агачлар калтырый.
(“Пар ат”)
Һич сине куркытмасыннар шүрәле,җен һәм убыр;
Барчасы юк суз-аларның булганы юктыр гомер.
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы,күңелле-шагыйранә ялган ул.
(“Сабыйга”)
Күрәмсез,дустларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китэ башлады бездән инде кошлар.
Алар бездән ерак җирләрдән кышлар
. (“Көз”)
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый-сакалын селкетә.
(“Гали белән кәҗә”)
-И куян, мескен куян,йомшак куян,
Моңланасың нинди хәсрәт,кайгыдан?
И җаным, син яшь бала шул,белмисең;
Төште зур хәсрәт,ничек моңланмыйсың
.(“Бичара куян”)
Г. Рәмилә “Яз галәмәте”.
А. Данис “Җил”.
“Туган тел” жыры. Бергә башкарыла.
В раздел образования