Автор: Фаттахова Гульчачак Абдулахатовна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ № 91 "ЖУРАВУШКА"
Населённый пункт: город Набережные Челны, Татарстан
Наименование материала: методическая разработка
Тема: Тема: Кошлар кайта.
Раздел: дошкольное образование
“ Торнакай “ 91нче балаларның үсешен эстетик юнәлештә гамәлгә ашыручы
гомумиүстерешле балалар бакчасы “ муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү
учреждениясе.
Тема: Кошлар кайта.
( уртанчы төркем өчен сцнарий )
1нче категорияле тәрбияче
Фаттахова Гөлчәчәк Абдулахатовна.
Максат: Балаларның кошлар турында белемнәрен киңәйтү (кышлаучы, күчмә кошлар)
Бурычлар: 1) Балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен, иҗади активлыкларын, зиһенннәрен,
логик фикер йөртү сәләтен үстерү.
2) Безнең як кошларын танып, исемнәре белән өйрәтүне дәвам итү ( кара карга,
сыерчык, үрдәк )
3) Кошларга карата сак караш һәм миһирбанлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау һәм материаллар: музыкаль язмалар, кошлар рәсемнәр, кош маскалары, оя, бүләк
( киндер йомыркасы ), аудио язма: кошлар тавышы,җырлар: “ Яз килгән” Н.Яхин сүзләре,
Луиза Батыр-Болгари көе; җыр “Сыерчык” Г. Лотфи сүзләре, И. Шәмсетдинов көе; “ Там,
там, тамчы там!” җырлы-биюле уен; боҗралар.
Дидактик материал: “ Рәсем җыю “ дидактик уен.
Зал бизәлеше: Алгы якта өй макеты, өй кыегында картоннан ясалган боз сөңгеләре, алгы
стенада кояш, зәңгәр тукымадан гөрләвекләр, эрегән сулар, умырзая чәчәкләре, сул як
стенада агач макеты, агачта сыерчык оясы.
Алдан эшләнелгән эшләр: 1)Яз турында әңгәмә; табигать үзгәрешләлен билгәләү, кошлар
артыннан күзәтү; безнең як кошлар турында әңгәмә; сыерчык ояларын кисеп ябыштыру;
шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.
Бәйрәм барышы.
Залда кошлар тавышы яңгырый. Балалар керәләр һәм түгәрәккә басалар.
Алып баручы: Балалар, карагыз әле! Зал нинди матур! Кошлар сайрыйлар. Өй кыегыннан
тамчылар тама, кояш балкып тора, юллардан гөрлзвекләр ага, кар астыннан умырзая чыккан,
җылы яклардан кошларыбыз кайта. Балалар, бу елның нинди вакыты?
Балалар: Яз.
Алып баручы: Язның үзенчәлекләрен атагыз әле.
Балалар: Кояш җылыта, карлар эри, кошлар кайта.
Алып баручы: Иң беренче булып нинди кошлар кайта?
Балалар: Кара каргалар кайталар.
Карга тавышы ишетелә. Кара карга керә.
Кара карга: Кар! Кар! Яз килә! Яз килә!
Алып баручы: Исәнмесез, кара кара!
Кара кара: Исәнмесез! Сез монда нишләп утырасыз?
Алып баручы: Без монда җылы яктан кайтучы кошларны көтәбез. Алар белән күңел ачырга
телибез. Сиңа да шигырь әзерләдек.
1)Бала:“ Карга ни дип каркылдый?” Фирдәвес Әһлия.
Кара әле, кар-кар,
Кара җиргә, кар-кар,
Кара җирдәй кара
Кара каргаларга
Ява ап-ак кар, кар!!!
Кара карга: Менә рәхмәт! Әйдәгез әле, уйнап алыйк. Бу уенны уйнаганда бик игътибарлы
булырга кирәк.
Алып баручы: “ Очты, очты...” уены. Бу уенны уйнаганда бик игътибарлы булырга кирәк.
Башлыйбыз. (карга, чыпчык, машина, өстәл, күгәрчен, песнәк һ.б.)
Кара карга: Әфарин! Әфарин! Бик игътибарлы балалар икәнсез.
Алып баручы: Әйе шул! Без әле җырлый да, бии дә беләбез.
Кара карга: Ягез әле! Биеп күрсәтегез.
“ Там, там, тамчы там!” җырлы-биюле уен.
Там, там, тамчы там,
Тамганыңны яратам.
Тамган тамчыларга карап,
Мин җырларга яратам.
Тамчы тама, тамчы тама,
Тамчы тама түгелме?
Тамчысы тамса, матур язлар
Килеп җитә түгелме?
Кара карга: Бик яхшы. Ә мин табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.
Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде.
Елап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт: йә, әйтеп кара!
Балалар: Яз.
Алып баручы: Әйе. Әйдәгез әле, яз турында җырлыйбыз.
“ Яз килгән.” Җыры.
Яз керә .
Яз: Исәнмесез, җалалар!
Балалар: Исәнмесез!
Яз: Менә син кайда? Балалар ул бит минем хәбәрчем. Мин соңга калдым әллә?
Кара карга: Юк, соңга калмадыгыз.
Яз: Балалар мин сездә бәйрәм булганын ишеттем дә, сезгә килдем.
Алып баручы: Әйе! Бу бәйрәм җылы яктан кайтучы кошларыбызга багышланган. Рәхим ит.
Без дә сиңа шигырьләр әзерләдек.
2) Бала: “ Яз килә. “ Нур Гайсин
Гөрләвекләр ага,
Кояш елмая,
Торналар үтте
Тезелеп бая.
Гөрләвекләрдә
Уйный үрдәк, каз.
Илне яшәртеп
Шаулап яз килә.
3) Бала: “ Яз.” Нур Баян.
Су буенда җим-җим итә
Май чәчәкләре.
Иркәләнеп оча майның
Күбәләкләре.
Күк йөзеннән бакчаларга
Кояш нур сибә.
Яфрак яра бакчаларда
Шомырт һәм чия.
Яз: Менә рәхмәт! Ә сез кышлаучы кошларны беләсезме?
Балалар: Әйе!
Яз: Ягез әле, санап чыгыгыз.
Балалар: Карга, чыпчык, күгәрчен, песнәк.
Яз: Сез аларга салкын кышта ярдәм иттегезме?
Алып баручы: Әйе, без җимлекләр элдек , кошларыбызга ипи, ярма бирдек.
Яз: Әфарин! Минем уйныйсым да килә.
Алып баручы: Хәзер рәсемен җыябыз. Монда ике кош рәсеме. 2 төркемгә бүленәбез. Кайсы
төркем тизерәк җыя шул җиңүче була.
( “Рәсем җыю” дидадик уен.)
Алып баручы: Әфарин! Нинди кошлар килеп чыкты?
Балалар: Карга, күгәрчен.
Яз: Бик яхшы.
Кара карга: Ягез әле, балалар, тыңлагыз. Бер дустым турында табышмак әйтәм!
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.
Балалар: Сыерчык.
Алып баручы: Безнең балалар сыерчыклар турында шигырьләр беләләр.
4) Бала: “ Сыерчыклар килә!” Әминә Бикчәнтаева.
Сыерчыклар: “Чык-чык!”-дип
Чакыргач чыктым әле,
Мин аларның дусты бит,
Әниемнең Дилбәре.
Абау, җаным, күр әле,
Нәни генә үзләре,
-Чик-чирик тә чык-чык!-икән
Бөтен белгән сүзләре.
Безне бик дус итәләр,
Кортларны юк итәләр,
Чик-чирик дип кайлар да
Чик-чирик дип китәләр.
Яз: Әфарин! Балалар, сез сыерчыкларга оя ясадыгызмы?
Балалар: Әйе.
Яз: Яхшы булган. Әйдәгез, кул чабып сыерчыкларны каршылыйк!
( Сыерчыклар тавышы ишетелә. Сыерчык керә.)
Сыерчык: Сезне чакырганны ишетеп, сезгә кунакка килдем.
Алып баручы: Без сезне сагынып көттек. Матур оя ясап куйдык.
Сыерчык: Бик зур рәхмәт. Бик шат. Ә мин сезгә уен әзерләдем. Әйдәгез, бергәләп уйнап
алабыз.
“ Сыерчык оялары” уены.
Сыерчык: Бик күңелле булды, рәхмәт.
Алып баручы: Әйдә, сыерчык, үзеңнең ояң янына утырып, балаларның җырлаганын тыңла.
“ Сыерчык” җыры.
Сыерчык: Рәхмәт. Бик матур җырлыйсыз. Балалар, сезнең бакчагыз бик матур җиргә
урнашкан, елга буенда. Ул елга ничек атала?
Балалар: Кама елгасы.
Сыерчык: Бу елга буенда бик күп кошлар бар, шуларның берсе турында табышмак әйтәм.
Соскы боран-бакылдык,
Күп сөйләшә такылдык.
Балалар: Үрдәк.
Шул вакытта үрдәк биеп керә.
Үрдәк: Исәнмесез! Менә мин дә туган җиремә кайтып җттем. Мин шундый шат! Әйдәге,
бергәләп биеп алыйк.
“ Үрдәкләр” биюе.
Үрдәк: Бик тырыштыгыз. Матур биисез икән.
Яз: Балалар безгә китәр вакыт җитте. Без сезгә күчтәнәчләр әзерләдек. Менә минем кулымда
уенчык оя, ә аның эчендә “Киндер” йомыркалары бар, ул сезгә. Мин сезне беләм һәм сезгә
ышанам: чын кош ояларына туздырмасыз һәм андагы йомыркаларга тимәрсез. Сау булыгыз!
Балалар: Сау булыгыз!