Автор: Гилязева Гульназ Ляесовна
Должность: учитель родного языка и литературы
Учебное заведение: Муниципальное бюджетное общеобрМБОУ СОШ №9 Бугульминского муниципального района Республики Татарстан имени Капитолины Андреевны Сидоркиной
Населённый пункт: г. Бугульма
Наименование материала: методическая разработка
Тема: Сингармонизм законы
Раздел: среднее образование
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы
Капитолина Андреевна Сидоркина исемендәге
9 нчы урта гомуми белем мәктәбе
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Сингармонизм законы.
(4 нче сыйныф)
Гыйләҗева Гөлназ Ләес кызы
татар теле һәм әдәбияты уктучысы,
югары квалификация
Тема: Сингармонизм законы.
Максатлар:
1)
белем бирү максаты:татар теленең фонетикасы, сингармонизм законы турындагы
белемнәргә ия булып, дөрес сөйләм оештыра белү һәм язуда дөрес куллана белү;
2) фикерләү сәләтен үстерү максаты:
укучыларның сораулар куя белү, анализ
һәмнәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур
итеп әйтүләрен камилләштерү, уртак эшчәнлекне үстерүгә ирешү;
3) тәрбияви максат: фәнни-танып белүнең кыйммәтен аңларга омтылыш уяту,
табигатьне һәм табигатьтәге җан ияләрен саклау һәркемнең изге бурычы икәнлеген
төшендерү, хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләренә хөрмәт хисе һәм әхлак сыйфатлары
тәрбияләү.
Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: сингармонизм законын телдән һәм язма сөйләмдә куллана
белү,
Метапредмет нәтиҗәләр:
регулятив гамәлләр:
дәреснең темасын, максатын мөстәкыйль таба белү; үз
фикереңне дәлилләү; үзеңнең эш-гамәлләреңә үзгәреш кертү, үзеңнең һәм иптәшеңнең
фикерен дөрес бәяли алу, сөйләм ситуациясен анализлап, башкаларның теләк-ниятләрен
аңларга тырышу;
танып белү гамәлләре: мәгълүмат белән эшли белү: сингармонизм законына
буйсынган сүзләрне мөстәкыйль рәвештә аерып ала белү, нәтиҗә чыгарырга өйрәнү;
мәгълүматны системалаштыру һәм истә калдыру.
коммуникатив гамәлләр: әңгәмә барышында тема буенча сораулар бирү һәм
дустанә аралашуны саклап,үз фикерләреңне җиткерә белү; уртак эшчәнлекнең максатын
кабул итү һәм аңа ирешү;
Шәхескә
кагылышлы
нәтиҗәләр:
дәрестә
алган
белемнәрне
тормышта
кулланырга өйрәнү, тикшеренү эшчәнлегенең төп күнекмәләренә ия булу, әйләнә-тирәгә
зыян китерә торган эш-гамәлләрне кабул итмәү, бер-береңә һәм кеше хезмәтенә карата
ихтирам, хөрмәт хисе тәрбияләү.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү
Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль , төркемнәрдә һәм парларда
эшләү.
Җиһазлау:Туган тел (татар теле). 4 сыйныф. Ике кисәктә. Беренче кисәк : төп
гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче
укучылар өчен). / М. М. Шәкүрова, Л. М. Гыйниятуллина, О. Р. Хисамов; [рәссамы
Диләрә Нәүрузова]. — Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшрияты,
2022. — 172 б. : рәс. б-н.
өстәмә: компьютер, смарт такта, презентация, рәсем, карточкалар.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
1. Дәресне оештыру.
Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.
Хәерле көннәр дип эндәшәм
Һәммәгезгә мин сезгә
Матур көннәр, яхшы кәеф
Телимен һәрберегезгә.
Укучылар, бүген көн нинди?
(Дежур укучының чыгышы)
Укытучы: Әйе, укучылар, бүген көн болытлы, җилле, салкынча. Көз җитте. Без
бакчадагы алмаларны җыеп алдык. Тик , балалар, минем алмаларны ике төргә аерырга
кирәк бит әле. Миңа ярдәм итмәссезме икән? Кызыл алмалар хәзер кулланырга, ә яшел
алмаларны сакларга алып куярга.Тик минем алмалар тылсымлы, алар - сүзләр төзергә
ярдәм итә торган авазлар.
Менә шул авазларны, сортларга аерып, кәрзиннәргә тутырырга булышыгыз әле.
Эшкә тотынганчы, кайбер кагыйдәләрне искә төшереп китик, балалар.
2. Актуальләштерү.
1.Өй эшенең үтәлешен тикшерү: кагыйдәләрне искә төшерү.( Экранда сораулар
чыга)
–Сүзләр нәрсәләрдән төзелә? (сүзләр авазлардан төзелә)
-Нинди авазлар була? (тартык һәм сузык авазлар була)
- Татар телендә ничә сузык аваз бар? (татар телендә 9 сузык аваз бар)
- Алар нинди төрләргә бүленә? (калын сузыклар һәм нечкә сузыклар)
-Афәрин, ә хәзер,
парлашып, минем “серле алмалар”ымны үз кәрзиннәренә
тутырыйк әле.
- Рәхмәт, менә сез нинди яхшылык эшләдегез. Яхшылыгыгызны истә тотармын.
“Яхшылык эшләсәң, ул үзеңә кире кайтыр “ ди татар халык мәкале
2) Уку мәсьәләсе кую.Әңгәмә:
-Димәк, балалар, бүген безнең сөйләшү темасы нинди булыр, ягъни нинди темага
сөйләшербез?
-Яхшылык турында
-Нәрсә ул яхшылык? (җаваплар тыңланыла)
-Яхшылык эшләү җиңелме, балалар?
-Кемгәдер бик җиңел, ә кем өчендер кечкенә генә яхшылык эшләү дә ай-һай авыр...
II . Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
-
Әйе, балалар, кешеләргә, кешеләргә генә түгел барлык җан ияләренә ярдәм итәргә
кирәк. Әйдәгез әле, үзебезнең текстны искә төшерик. (19 нчы күнегү 24 нче бит)
чылбыр рәвешендә уку.
-
Малай ничек яхшылык эшли? (Ул этне ашата)
- Әйдәгез, шушы текстның беренче өч җөмләсеннән калын һәм нечкә сузыклардан гына
торган сүзләрне язып алыйк. (вариантларда эш: 1нче вариантлар- калын
сузык
авазлардан торган сүзләрне, 2нче вариантлар нечкә сузык авазлардан торган сүзләрне
язып алалар)
Эшләрне алмашабыз һәм тикшерәбез.
Нечкә сузыклардан торган сүзләр: әнисе, кибеткә, җибәрә, ипи, сөт, кибеттән
Калын сузыклардан торган сүзләр: улын, малай, казылык, катык, сатып, ала, ул, чыга
Нәтиҗә ясау. Димәк, беренче вариантлар калын сузыклардан торган сүзләрне язып
алды. Сузык авазлар бер-берсенә калынлыкта ярашып килгәннәр. Икенче вариантлар
язып алган сүзләр калынлыкта ярашканнар, охшашканнар. Бу сузыклар гармониясе дип
атала. Икенче төрле сингармонизм законы .
Димәк, сузыкларның я калынлыкта, я
нечкәлектә ярашуы сингармонизм законы дип атала.
III. Белемнәрне беренчел үзләштерү
2. “Сорау-җавап” уены
Афәрин, текстны эчтәлеген анлауны тикшереп
“сорау- җавап” уены уйнап алыйк
( Укучылар бер-берсенә : Әмирә , әйт әле, әнисе малайны кая җибәрә? Данис, малай
кибеттә нәрсәләр сатып ала?” “Регина, Малай кибет янында нәрсә күрә?” “Данияр,
Малай этне ашатамы?” “Әмирә, малай нинди яхшылык эшли?” Данис, “Эт малайга
ничек булыша?” кебек сораулар бирәләр)
Афәрин укучылар! Сез хикәяне бик яхшы истә калдыргансыз. Бу малай кебек сезнең дә
игътибарлы, яхшы күңелле булуыгызны телим.
3. Ял минуты Хәзер балалар әз генә ял итеп алыйк. Мин сезгә сүзләр әйтәм. Нечкә
сүзләр булганда кул чабабыз, калын сүзләргә тыпырдыйбыз.
Малай, әти, мәктәп, кызык, бишле, уңган, тырыш, бүлешә, акыллы.
4.
Эзләнү эше башкару
Балалар, ә хәзер кечкенә генә эзләнү эше башкарып алырбыз. Сезнең максат: сүзләргә
тиешле кушымчаларны ялгап язырга һәм ни өчен шундый кушымчалар ялганганын
аңлатырга кирәк булачак.(23 нче күнегү). (Әлеге бирем төркемнәрдә башкарыла һәм
бергәләп тикшерелә)
- Нинди кушымчалар ялгадыгыз?
- күлдә, кибеттә, малайда, маэмайда, казылыкта, катыкта, кешедә, ипидә.
- Нәтиҗә ясап, нинди кагыйдә чыгарабыз инде?
- Димәк, сингармонизм законы буенча калын сүзләргә калын кушымчалар, нечкә сүзләргә
нечкә кушымчалар ялгана.
IV. Яңа белемнәрне ныгыту
19.3 күнегү
- Бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлеп язабыз. Дәфтәрләрне алышып тикшерәбез.
( Калын сүзләр: казылык, койрыкны, катык, борынга.
Нечкә сүзләр: эткә, өйгә, әнинең, ипине)
20 нче күнегү. Укучылар мәкальләрне укып мәгънәсен аңлаталар.
V. Рефлексия.
1. Рефлексив кабатлау.
Балалар, бүгенге дәрестә сез никадәр яхшылык эшләдегез: миңа, бер-берегезгә ярдәм
иттегез. Хәзер нәрсәләр үзләштергәнне кабатлап китик.
Нәрсәләр өйрәндек?
-Без бүген “Сингармонизм законы” дигән теманы өйрәндек.
- Сузык авазларның я калынлыкта,я нечкәлектә ярашуы сингармонизм законы дип атала.
- Сингармонизм законы әйтелешкә генә карый, язылышка карамый.
- Рәхмәт, балалар. Ә сингармонизм законы тормышта кирәкме?
Ничек уйлыйсыз? (укучы җавабы).
-Әйе,укучылар, сингармонизм законы телдән һәм язма сөйләмебезне камилләштерә. Без
әлеге закон нигезендә авазларны, сүзләрне дөрес әйтеп, сөйләмебезне үстерәбез һәм
сүзләрне дөрес язарга өйрәнәбез
2. Белемнәрне бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнарын бәяләп, билгеләр
куела.
3. Өй эше:
1. 21-2 нче күнегү
2. 23 нче күнегү . Бирелгән сүзләр белән 5 җөмлә төзеп язарга.
3. Иҗади эш: “ Синең нинди яхшылыклар эшләгәнең бар?” Берсе турында сөйлә